news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли

Сарман районында Ямаш Игәнәйнең "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Сарман районында "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). 10 гыйнвардан Сарман районында  "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу турыда Сарман муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татар шагыйре, журналист ,публицист Ләке авылында туып үскән - Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестер улы Малов) тууына 80 яшь тулу уңаеннан, Ләке авылы китапханәсендә "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Районның үзәкләштерелгән китапханәсе хәбәре буенча, күргәзмәдә газета-журнал битләреннән алынган материаллар һәм әлбәттә шагыйрьнең китаплары урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot