news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында терлекчелек өлкәсендә декабрь ае хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Премия алучыларның күпчелеге “Җәлил” агрофирмасында булды, биредә унбиш кеше бүләкләнде.

(Сарман, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман"). Сарманда терлекчелектә декабрь ае һәм дүртенче квартал нәтиҗәләре буенча хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Премия алучыларның күпчелеге “Җәлил” агрофирмасында булды, биредә унбиш кеше бүләкләнде. “Сарман” агрофирмасының – унбер, “Нөркәй” агрофирмасының ун терлекчесе һәм белгечләре премиягә ия булдылар.

“Товарлыклы-сөтчелек комплексының иң яхшы саву операторы” номинациясендә бүләкләнүчеләр турында тулырак мәгълүмат район газетасы сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100