news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында сәләтле балаларны бүләкләгәннәр

“Елның иң яхшы укучысы” район конкурсы призерлары, шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңгән мәктәпләр дә бүләкләнде.

Сарман районында сәләтле балаларны бүләкләгәннәр
sarman-rt.ru/

(Сарман, 2 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова ). Сарман районы мәдәният йортында IV Сәләтле балалар слеты узган. Анда  районның фән олимпиадаларында, төрле фестивальләрдә җиңгән, призлы урыннар яулаган сәләтле балаларын бүләкләгәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров, мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова катнашкан.

“Татнефть”нең Хәйрия фонды әгъзасы Зәкия Яһудина Җәлил беренче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы – Бөтенроссия сәнгать олимпиадасы призеры Диана Яббаровага видеокамера тапшырды. “Елның иң яхшы укучысы” район конкурсы призерлары, шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңгән мәктәпләр дә бүләкләнде.

Слет фестивальләр лауреатлары чыгышлары белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot