news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында профилактик исәптә торучыларның яшәү шартлары тикшерелде

Районда 500дән артык кеше шундый исәптә тора

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Республикада профилактик исәптә торучылар, шул исәптән җинаять һәм хокук җаваплылыгына шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр тарафыннан кылына торган җинаятьләр арта бара. Оператив хәлне тотрыклыландыру, кабат ясала торган җинаятьләрне булдырмау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә учетта торучы затлар белән алып барыла торган эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, аларның кабат җинаять кылуына юл куймау максатыннан, Сарман муниципаль районында “Шартлы хөкем ителүче” операциясе үткәрелде. Операция барышында җәза үтү тәртипләрен бозган затларны ачыклауга, аларга карата тиешле чаралар күрүгә игътибар бирелде.
Полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрелде. Рейдлар вакытында шартлы хөкем ителгәннәр белән беррәттән иректән мәхрүм итү урыннарыннан вакытыннан алда азат ителгәннәр, алкогольле эчемлекләр, наркотикларга бәйлелектән интегүчеләр һәм эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекциясендә учетта торучы башка затлар да тикшерелде.
Бүгенге көндә бу органнарда 500дән артык кеше исәптә тора. Операция барышында 200 тирәсе кеше тикшерелде. Аларның яшәү шартлары игътибарга алынды, алар һәм аларның якыннары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Өч шартлы рәвештә хөкем ителүчегә карата – сынау срогын озайту һәм өстәмә җаваплылык йөкләү, ә бер кешегә карата шартлы рәвештәге хөкемне кире алу турында судка материаллар җибәрелде. Ун кешегә язмача кисәтү ясалды, дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясенең район филиалы начальнигы Илфир Нәҗмиев.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталында хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot