news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында куркынычсызлык айлыгы бара

"Куркынычсызлык дәресләре" һәм башка чаралар көтелә

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Сарман районының барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" үткәрелә.

Айлыкта җитәкчеләр, укытучылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен янгынга каршы инструктажлар үткәрелә. Айлык барышында "Куркынычсызлык дәресләре", янгын частьларында "Ачык ишекләр көне" үткәрелә, янгын чыккан очракта, балаларны эвакуацияләүгә өйрәтү буенча практик күнегүләр уздыру каралган. Әлеге эшне янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, Бөтенсоюз янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең Сарман участогы, "Нөркәй" янгын сакчылыгы аерым посты эшчеләре үз өстенә ала, дип белдерә “Сарман” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot