news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында комбайнчылар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр

Беренче урын өчен 3000 сум, икенче урын өчен – 2000 сум, өченче урын өчен – 1000 сум премия бирелә.

Сарман районында комбайнчылар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Сарман районы Башкарма комитеты урып-җыюда катнашучы механизаторлар арасында бәйгенең беренче бишкөнлеге җиңүчеләр бүләкләде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче урын алган механизаторларга 3000 сум күләмендә премия бирелә, икенче урын өчен – 2000 сум, өченче урын өчен – 1000 сум. Премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов тапшырды.

Премияләрне “Нөркәй” һәм “Җәлил” агрофирмалары механизаторлары алды. Механизатор Рамил Сәлихов, “Тукано-450” комбайнында биш көндә 5716 ц ашлык суктырып, 1 урынны алды. Механизатор Наил Әхмәтшин, “Нью-Холланд-6080” комбайнында 5442 ц ашлык суктырып, 2 урынны алды. Механизатор Ленар Габдерахманов, “Нью-Холланд-6080” комбайнында 5416 ц ашлык суктырып, 3 урынны алды.

Икенче агрофирмадан 1 урынны, “Мега-360” комбайнында 6030 ц ашлык суктырып, Марат Камалов алды. 2 урында - Гомәр Солтанов, 4792 ц, 3 урында - 4490 центнер ашлык суктырган Петр Лукин.

Иген урдыруда 1 урынны “Нөркәй” агрофирмасыннан Салман Шакиров алды. Ул “Мак Дон” ургычында 834 гектар икмәкне тезмәләргә салды. 2 урында – Рөстәм Минһаҗев, шундый эшне 306 гектарда башкарды. 3 урында “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Наил Кыямов, аның күрсәткече – 293 гектар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, Сарман районында 4,80 мең га мәйданда 19,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектардан 40 центнер тәшкил итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100