news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында Илһам Шакировка багышланган чара үткәрелде

Бу көнне авылга Казаннан бик күп җырчылар да килде – Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль узды.

(Сарман, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Кайчандыр Сарман районына кергән Яңа Бүләк авылында легендар җырчыбыз Илһам Шакиров туган. 14 сентябрь көнне, бөек җырчыга багышлап, аның туган авылында зур чара үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Чара кысаларында бик күп кунаклар чакырулы иде. Алар “Илһам чишмәсе”ндә, җырчының музеенда булдылар.

Бу көнне авылга Казаннан бик күп җырчылар да килде – Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль узды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot