Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районында газ чыгу һәм шартлау нәтиҗәсендә өч бала зыян күргән
Сарман районында газ чыгу һәм шартлау нәтиҗәсендә өч бала зыян күргән
(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанның Сарман районында «Татнефть» ААҖнең Әлки «Татнефтепереработка» идарәсе газ цехының 4нче километрында газ чыгу һәм шартлау нәтижәсендә, өч бала зыян күргән. Төрле дәрәҗә авырлыктагы пешүләр белән алар хастаханәгә китерелгән.
Һәлакәт 19.25тә теркәлгән. Газ чыгуга 1,8 метр тирәнлектәге 273 диаметрлы җир асты газ үткәргече сафтан чыгу сәбәп булган. Чимал Миңлебай Газ эшкәртү заводына транспортировкаланган. Газ чыгу нәтиҗәсендә ялкынсыну барлыкка килеп, шартлау булган. Һәлакәт булган урыннан ерак түгел кырда балалар уйнап йөргән. Газлы һава шартлау нәтиҗәсендә 13 яшьлек кыз 2-3нче дәрәҗә (тәненең 15 проценты), 10 яшьлек кыз 3нче дәрәҗә (тәненең 25 проценты) һәм 11 яшьлек кыз 3нче дәрәҗә пешү (тәненең 30 проценты) алган. Өч бала да Сарманнан 11 километр читтә урнашкан Яхшыбай авылында яши.
20.15тә әлеге участокка газ бирү туктатылган. 22.45тә газ яну туктаган. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә Сарман районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең оператив төркеме, Дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте отряды, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте, прокуратура, «Татнефть» ААҖнең авария бригада хезмәткәрләре катнашты.
Һәлакәт производство барышына зыян итмәгән. Хокук саклау органнары тарафыннан тикшерү бара. Зыян күргән газ үткәргечтә авария нәтиҗәләрен бетерү 4 октябрьдә тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз