Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районында фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидине искә алдылар
Иске Имән авылында "Туган ягым әле онытмас..." дигән шигырь кичәсе узды.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Сарман районы Иске Имән авылында фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидине искә алдылар. Бу хакта "Сарман" газетасы яза.
Иске Имән авылы клубында якташ шагыйребез Әзһәр Габидинең тууына 90 ел тулуга багышланган "Туган ягым әле онытмас..." дигән исемдә шигырь кичәсе узды.Кичәдә укучылар шагыйрьнең иҗат юлы белән таныштылар, балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр,табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) 1926 елның 25 сентябрендәТатарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урта мәктәбендә укый, шуннан 1943 елны фронтка китә. Яраланып кайткач, 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.


Ә.Габиди 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатының зур өлеше балаларга багышланган. Аның төрле елларда «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без – яз дуслары», «Өч киңәшче» һ.б. китаплары дөнья күрә. Газета-журналларда аның йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга.
Ә.Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 2001 елның 22 августында вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз