news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында “Ел укытучысы” бәйгесе башланды

Иң яхшы 26 укытучы район турында катнашу хокукын яулады.

(Сарман, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Бүген Сарман урта мәктәбендә “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль туры үз эшен башлап җибәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул иң элек район мәктәпләрендә үткәрелде һәм иң яхшы 26 укытучы район турында катнашу хокукын яулады. Бәйге барлыгы өч – “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют”, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинацияләрендә үткәрелә. Иртәгә ул үз эшен Сарман гимназиясендә дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot