news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында десантчыларга һәйкәл ачылган

Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Сарман районында десантчыларга һәйкәл ачылган
Зөлфия Шәрипова

(Сарман, 3 август, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Кичә Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан Сарман район үзәгендә десантчыларга һәйкәл ачу тантанасы үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда мәртәбәле кунаклар Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация һәм транспорт иминлеген тәэмин итү күзәтчелеге идарәсенең начальник урынбасары – Дәүләт авиация күзәтчелегенең татар территориаль бүлеге начальнигы Альберт Сафин, Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Диниуллов катнашты.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм мәртәбәле кунаклар сәламләделәр. Десантчыларга багышланган җырлар яңгырады, илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Ә стеланы ачу хокукы Фәрит Хөснуллинга һәм тантанада катнашучы мәртәбәле кунакларга бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100