news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында алдынгы хезмәткәрләрнең күбесе "Җәлил” агрофирмасыннан икәнлеге ачыкланды

Сарман районында терлекчеләрнең июнь ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

(Сарман, 9 июль, "Татар-информ", "Сарман" ). Сарман районында терлекчеләрнең июнь ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, алдынгылар билгеләнде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов җитәкчелегендәге комиссия урыннарда булып, 12 номинация буенча призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Алдынгыларның иң күбе – “Җәлил” агрофирмасыннан. Бу көнне агрофирманың 14 хезмәт алдынгысы район башлыгы кулыннан бүләк алды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot