news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында 45 яшьлек ир-ат полицейскийны яндырмакчы булган

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә

 (Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Моңа кадәр хөкем ителгән 45 яшьлек исерек ир-ат Сарман районының Заводская урамында участковый янына килеп, аннан хезмәт таныклыгын күрсәтүен таләп итә. Шуннан соң ул полицейский өстенә бензин сибеп, аның киемен яндырмакчы була. Участковый хокук бозучыны тоткарлый һәм полиция бүлегенә китерә.

Хәзерге вакытта ташлануга китергән сәбәпләр ачыклана, җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot