news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районына Икътисад министрлыгының комиссиясе килде

Кече предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульлеген булдырган кешеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар.

Сарман районына Икътисад министрлыгының комиссиясе килде
Энҗимә Габдрәхимова

(Сарман, 24 июль, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Кичә  Сарман районында республиканың Икътисад министрлыгы район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр катнашында баланс комиссиясе утырышын уздырды. Анда районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырышның пленар өлеше Сарман гимназиясе базасында узды. Биредә иң элек утырышта катнашучыларны, министрлык вәкилләрен муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, эшмәкәрлек юнәлешендәге саннарга тукталды.

Министрлык вәкилләре, “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты, “Биржа мәйданчыгы”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”, РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм башка оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре эшмәкәрләр белән мастер класслар уздырдылар.

Кече предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульлеген булдырган кешеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100