news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы үзешчәннәре Мөслим районының Олы Чакмак авылында концерт куйды

Мөслим районы сәнгатькәрләре 3 августта Сарман районының Сарайлы авылында чыгыш ясаячак.

Сарман районы үзешчәннәре Мөслим районының Олы Чакмак авылында концерт куйды

(Мөслим, 27 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова). 26 июльдә Сарман районы үзешчәннәре Мөслим районының Олы Чакмак авылында сәхнә тотты.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Афәрин, чакмаклылар! Күп булып килгәнсез. Балалар күп килгән. Әти-әнисеннән, өлкәннәрдән күреп, алар да сәнгатькә, мәдәнияткә тартыла. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклау өчен актив булырга, бергәләп эшләргә кирәк", – диде Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.

Сарман үзешчәннәре бай концерт программасын тәкъдим итте. Дәртле биюләр, моңлы җырлар башкарып кына калмадылар, Сарман көлке театры чыгышлары белән тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерделәр дә. Чакмаклылар үзләре дә сынатмады: үзешчәннәргә кушылып җырлады, дәртләнеп биеде. 

"Чакмаклылар бик ошады, – ди Сарманның үзәкләштерелгән клублар берләшмәсе директоры Гөлүсә Галиева. Артист халкы өчен иң зур бәя ул – алкышлар".

Тамашачылар һәр чыгышыбызны алкышлап каршы ала. Тиздән мөслимлеләр үзләре безгә – Сарайлы авылына концерт белән киләчәк. Мөслим үзешчәннәренең узган елгы концертларында була алмадым, әмма бик матур, купшы концерт булды, диделәр. Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу өчен бик әйбәт!

Сарманлыларга рәхмәтен җиткереп, Мөслим мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов иҗади хезмәттәшлеккә корылган әлеге проектның өч ел дәвам итүен билгеләп үтте. “Мондый чаралар яңа талантларны ачарга этәргеч бирсен”, - диде ул һәм сарманлыларга Мөслим мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Мөслим районы сәнгатькәрләре 3 августта Сарман районының Сарайлы авылында чыгыш ясаячак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100