Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районы Югары Чыршылы авылында мөгезле эре терлектә төерле дерматит табылган
Ике хуҗалыктагы сыерлар яндырылган.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси ярдәмчел хуҗалыктагы мөгезле эре терлектә төерле (нодуляр) дерматит табылган.
«Чирнең кайдан килеп чыгуы әлегә ачыклана. Нодуляр дерматит ике шәхси ярдәмчел хуҗалыкта утыз ике баш мөгезле эре терлектә табылды. 14 гыйнвар көнне экспертиза үткәрелде. Хуҗалыклар үзләре район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән», — диде Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина.
Бүлек җитәкчесе санитар кагыйдәләрне үтәргә өндәде. Чирләр белән вазгыять начар булган төбәкләрдән мөгезле эре терлекне Татарстанга кертмәскә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, төерле дерматит булганда сыерның хәле начарлана, аз ашый башлый, температурасы була һәм тәнендә төерләр барлыкка килә.
Югары Чыршылы авыл җирлеге җитәкчесе Илсур Камалетдинов сүзләренчә, хуҗалыклардагы маллар яндырылган. «Авылда карантин режимы кертелде. Башка хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләргә вакцина ясадылар», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз