news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Яхшыбай авылында көтү йөри торган таш күперне су баскан

Камышлы елгасында су шактый күтәрелгән.

(Сарман, 25 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Җәйнең беренче ае тәмамланып килсә дә, һава торышы ел фасылына бер дә туры килми. Туктаусыз яңгырлар булгач, көз җиткән төсле була. Яхшыбай авылы да табигать хикмәтләреннән зыян күрә, дип яза җирле басма.

Камышлы елгасында су шактый күтәрелгән. Яңгыр яуганчы анда таш күпер бар иде - көтү шуннан кайта. Фотолардан күренгәнчә, хәзер күперне су күмгән. Көтү бүген ничек кайтыр - билгесез.

news_right_1
news_right_2
news_bot