news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүченең яңа шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләре Шәйхелмәрдән абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүченең яңа шигырьләр китабы тәкъдим ителде
sarman-rt.ru

(Сарман, 9 март, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова ). Күптән түгел Сарман районының Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Шәйхелмәрдән Ризатдиновның “Туган җирдә моңнар башка” дигән шигырьләр китабы чыкты. Район үзәк китапханәсендә шушы китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашуда районның китап сөючеләре, китапханәчеләр, ветераннар советлары әгъзалары һәм башкалар катнаштылар. Очрашуны оештырган китапханә хезмәткәрләре Шәйхелмәрдән абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, истәлекләр яңартылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot