Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар
Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе — хатын-кыз.
(Сарман, 23 февраль, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Сарман районы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе — хатын-кыз.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары бүген аларның өйләрендә булды,
Алар 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерделәр. Фәрит Хөснуллин ветераннарга «Бөек Җиңүгә — 75 ел» һәм «ТАССР төзелүгә — 100 ел» юбилей медальләре, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләме дә тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз