news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан зур чара булды

Өлкәннәребез иң элек мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.

(Сарман, 4 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Сарман районы мәдәният йортында район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан зур чара булды, дип яза җирле басма.

Өлкәннәребез иң элек мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар. Юбилей конференциясендә республиканың көньяк-көнчыгыш, аерым алганда, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Баулы районнарыннан килгән ветераннар Советлары рәисләре катнаштылар.

Котлау сүзе белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыкты. Татартстан ветераннар оешмалары Советы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар оешмасы эшчәнлегенә уңай бәясен бирде. Бу көнне бүләкләүләр дә күп булды. Ветераннар хөрмәтенә район үзешчәннәре матур чыгышларын бүләк иттеләр. Ветераннар ансамбльләре чыгышлары да ямь өстәде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot