Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районы Советында эшлекле киңәшмәдә яңа бурычлар билгеләделәр
Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары үткәрү, башкарылган эшләргә йомгак ясау алдагы еллар перспективасына зур этәргеч ясый.
(Сарман, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Шушы көннәрдә Сарман районы Советында бу елда беренче эшлекле киңәшмә узды. Анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм яңа бурычлар билгеләделәр. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде. Ул районда демографик вазгыть, 2018-2020 елларга туучылар санын арттыру буенча чаралар планының үтәлеше, социаль өлкәдә халыкка күрсәтелүче хезмәтләр хакында сөйләде.
Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары үткәрү, башкарылган эшләргә йомгак ясау алдагы еллар перспективасына зур этәргеч ясый. Аларда халык үз фикерен җиткерә, тәкъдимнәрен кертә ала, җитәкчеләргә кызыксындырган сорауларын бирә. Быел да андый очрашулар җирлекләрдә киләсе атнадан оештырылалар. Шуларга әзерлек хакында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.
Яңа елга керү белән, республикакүләм коллегияләр, министрлыкларның исәп-хисап киңәшмәләре башлана. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова узган ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 37 нче бүлекчәсе мөдире Резедә Хаҗиева, район мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Гөлгенә Гатауллина да узган елда башкарылган эшләр һәм алдагы елларга планлаштырылганнар турында сөйләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз