Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районы Советында чираттагы киңәшмә узды
Анда сүз, нигездә, халыкка торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, аның өчен түләүләрдә әҗәтләрне эзләп алуга багышланды.
(Сарман, 25 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Бу атнада Сарман муниципаль район Советында чираттагы киңәшмә узды. Анда сүз, нигездә, халыкка торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, аның өчен түләүләрдә әҗәтләрне эзләп алуга багышланды, дип яза җирле басма.
Иң элек сүз «Таттелеком»ның Әлмәт электр элемтәсе үзәге вәкиле Диләрә Сафинага бирелде. Ул «Летай» мобиль элемтәсенең мөмкинлекләре белән таныштырды. Сарман идарәче компаниясе директоры Алмаз Мәүләвиев, Азнакай ПТСның Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры Рәдис Ризатдинов, «Светводканал» җәмгыяте директоры Дамир Галиев, өлкән суд приставы Гүзәл Фәрхетдинова, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев торак-коммуналь тармагында күрсәтелә торган хезмәтләр, алар өчен түләүдә әҗәтләрне бетерү буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, әҗәтләрне эзләп алуда конкрет чаралар күрергә кушты. Сөйләшү район Сабантуе узачак болында дәвам итеп, анда башкарылырга тиешле эшләрнең үтәлеше тикшерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз