Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районы Саклаубаш авылында кар яуган
Мөслимдә узган атна шимбәсендә боз явып үткән иде. 3-5 минут дәвам иткән боз әллә ни зыян салмаса да, һава температурасы шактый түбәнәйде.
(Мөслим, 10 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Табигатьнең ямьсез көне булмый, дисәләр дә, быелгы җәй аеруча күңелсез үтеп бара. Көн дә килеп яуган яңгыр кәефне төшерә. Әле дә ярый күршеләрдәге кебек аномаль күренешләр алып килми. Бүген, мәсәлән, Саклаубаш авылында кар яуган, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары, дип яза район газетасы сайты.
Мөслимдә узган атна шимбәсендә боз явып үткән иде. 3-5 минут дәвам иткән боз әллә ни зыян салмаса да, һава температурасы шактый түбәнәйде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөхитне мониторинглау үзәге белгечләре халык көн саен диярлек көчле җил, боз явуы ихтимал дигән смслары белән кисәтеп тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз