news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы оешмалары хезмәткәрләре урманчы Нургали Миңнехановка багышланган фильмны карый

Сарман районы үзәгендәге оешмалар "Урман көче" дип исемләнгән документаль фильмны карауны дәвам итәләр.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ") Бу атнада Татарстанның Сарман районы үзәгендәге оешмалар "Урман көче" дип исемләнгән документаль фильмны карауны дәвам итәләр, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте. Әлеге фильм республиканың Саба урман хуҗалыгына үз гомерен багышлаган, урманчылыкны үстерүгә күп көч куйган, агач үстерү серләре турында үз фикерләре белән уртаклашкан Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов турында.

Фильм үз хезмәтенә җаваплы караган урманчының эше белән беррәттән гаиләсенә дә вакытны дөрес бүлеп, өч улын республика өчен танылган һәм кирәкле шәхесләр итеп тәрбияләп үстергәне хакында сөйли. Яшь буынны тәрбияләүгә, табигатьне саклауга юнәлдерелгән бу фильмны "Сарман" кинотеатрында почта элемтә бүлеге, казначылык, авыл хуҗалыгы идарәсе, финанс бүлеге, мәгълүмат һәм мөхәррият үзәге, пенсия фонды коллективлары карады, бигрәк тә район балалар бакчалары коллективлары зур активлык күрсәтте, дип искәртелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100