Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районы музейлары республика бәйгесендә җиңгән
"2018 елда иң яхшы хәбәрчеләр пункты Tatfront.ru" республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
(Сарман, 25 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее республика бәйгесендә җиңү яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"2018 елда иң яхшы хәбәрчеләр пункты Tatfront.ru" республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Әлеге сайтта районны Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тәкъдим иткән. Музей хезмәткәрләре ел дәвамында Виртуаль музей мәгълүматлары базасын тулыландыру өстендә эшләгән, ветераннар, аларның якыннары белән очрашкан, истәлекләрен язып алган, видеофильмнар төшергән, документлар җыйган.
Ел нәтиҗәләре буенча районның хәбәрчеләр пункты Бөек Ватан сугышының Виртуаль музее бәйгесендә “Татар телендә яңалыклар тасмасында иң актив хәбәрчеләр пункты” номинациясендә җиңүче дип табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз