news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.

(Сарман, 9 октябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Тантанага шушы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, шушы мәктәптә төрле елларда хезмәт куйган директорлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар чакырылган иде. Бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте. Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде.

Бәйрәмдә катнашучылар кадерле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән аралаштырылып алып барылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot