news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Сарман районы Җәлил бистәсенең ике урамы газлы булды
Наратлы һәм Азатлык урамнарында яшәүчеләр бу вакыйганы тантаналы төстә билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Җәлил бистәсенең Наратлы һәм Азатлык урамнарында яшәүче гаиләләр урамнарга газ җибәрелүне тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Бу хакта "Сарман" газетасы хәбәр итә.
Урамда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, республиканың газлаштыру фонды генераль директоры урынбасары Зөлфәт Гыймадиев, Ростехнадзорның Көньяк-Көнчыгыш бүлекчәсе башлыгы Александр Липатов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының төзелеш буенча урынбасары Ринат Зарипов килгән иде.
Наратлы урамының 18 нче йортында яшәүче Гөлчәчәк һәм Илнур Закировлар йортына зәңгәр ягулык җибәрелде. Кунаклар эчкә үтеп, хуҗаларны котлады, яңа кергән газ өстендә пешкән коймактан авыз итте. Хуҗалар, үз чиратларында, газ үткәрүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot