news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Ләке авылында башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды

Моның өчен республика казнасыннан 1 миллион 657 мең сум акча бүленеп бирелде.

 (Сарман, 16 июль, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Ләке авылында башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды, дип яза җирле басма 

Быел Ләке авыл җирлегендә шундый күләмле эшләр башкарылды. Моның өчен республика казнасыннан 1 миллион 657 мең сум акча бүленеп бирелде. 

- Шушындый уңайлы шартларда эшләү мөмкинлеге биргән район башлыгы Фәрит Мөнәвировичка, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диде төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасында җирлек башлыгы Лилия Шәрипова.

Чыннан да, бинаның бүлмәләре уңайлы, эшләр өчен барлык шартлар да бар. Архив документларын саклар өчен, махсус бүлмә булуына да сөенәләр башкарма комитет хезмәткәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot