news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Иске Минзәләбашта терлекчелектәге хәлләр турында сөйләштеләр

Иске Минзәләбаштагы терлекчелек фермасында эшләрнең торышы белән таныштылар, пленар өлешендә өч айлык күрсәткечләрне анализладылар.

(Сарман, 2 апрель, "Татар-иинформ", "Сарман"). Сарман районы "Җәлил" агрофирмасында терлекчелектә өч айлык эш нәтиҗәләре һәм сөтчелек тармагында продуктлылыкны арттыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, җәмгыятьнең баш белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, селекция-нәсел хезмәте, ветеринария берләшмәсе начальниклары һәм белгечләре, агрофирма директорлары, белгечләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар иң элек агрофирманың Иске Минзәләбаштагы терлекчелек фермасында эшләрнең торышы белән таныштылар, пленар өлешендә өч айлык күрсәткечләрне анализладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot