news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы имам-мөхтәсибе: Балаларым районнан авыл мәктәбенә йөреп укый

«Мәктәп бетсә, авыл бетә», — ди Сәет хәзрәт Хаков.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сарман районы имам-мөхтәсибе, эшкуар Сәет хәзрәт Хаков балаларын район үзәгеннән авыл мәктәбенә йөртеп укытуы турында сөйләде.

«Авыл мәктәбендә балалар саны кимүе бик сизелә. Мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән сүзләр йөри. Шуңа мин балаларны Әлмәт авылына урнаштырырга уйладым. Миңа аптырадылар: кеше, киресенчә, районга алып бара, сез үзәктән авылга китерәсез, диләр», — диде Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында. 

«Шулай итеп, мәктәптә 116 бала җыелды. Шушы авылны сайлап, 7-8 гаилә күченеп кайтты», — дип белдерде Сәет хәзрәт.

Авылда балаларда атларга мәхәббәт уяталар. «Балаларга ат бүләк ителде. Балалар атлар карап, авыл мохите белән танышып, җирдән ерак китмичә яшәргә өйрәнә», — диде Сарман имам-мөхтәсибе.

news_right_1
news_right_2
news_bot