news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы хоккейчылары хәтер турниры үткәрде

Нәтиҗәдә Мортамак җыелма командасы 1 урынны алды.

Сарман районы хоккейчылары хәтер турниры үткәрде
Илгизәр Гаделшин

(Сарман, 11 февраль, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Сарманның оста хоккейчы Илсур Кәлимуллинның якты истәлегенә багышлап, Сарман урта мәктәбе шугалагында бүген хоккей буенча турнир үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда дурт команда катнашты. Нәтиҗәдә Мортамак җыелма командасы 1 урынны алды. Шәрләрәмә егетләре - икенче, Сарманның "Старт" хоккейчылары өченче булды. 4 урында - Сарман гимназиясе җыелма командасы уенчылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot