news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы башлыгы урак алдынгыларын бүләкләде

Икенче бишкөнлеккә нәтиҗә ясадылар.

Сарман районы башлыгы урак алдынгыларын бүләкләде
Зөлфия Шәрипова

(Сарман, 11 август, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин район басуларында уракның икенче бишкөнлеге алдынгыларын бүләкләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Урып-җыю эшләрен агротехник срокларда, югары сыйфат белән башкарып чыгу, уракта катнашучы комбайнчылар һәм механизаторларның эшен стимуллаштыру максатыннан, район Башкарма комитеты уракта катнашучы механизаторлар арасында ярыш үткәрү турында карар кабул иткән иде.

Икенче бишкөнлеккә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте. Урак алдынгыларына акчалата бүләкләрне тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов та катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot