news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы башлыгы алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде

Беренче урынны «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов алды.

(Сарман, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторлар янында булды. Алар чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Беренче–икенче урыннарны «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, Илнур һәм Фикрат Вәлиевлар экипажлары алды. «Сарман» агрофирмасының Айрат Шәймөхәммәтов белән Илфат Мөхлисуллин экипажы өченче урын өчен бүләкләнде. Төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек – «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыповта. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасы механизаторы һәм Айрат Салихов. «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратов өченче урын өчен бүләкләнде. Агрономнар арасында бу юлы «Нөркәй»дән Рөстәм Исмәгыйлев беренче булды. Икенче урын өчен – «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановка, өченче урын өчен «Җәлил»дән Гөлнара Гарифуллинага акчалата бүләкләр тапшырылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100