news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы авыллары зиратларында өмә булды

Илексаз авылында уртак эшкә хәтта 75ләп кеше җыелган.

 (Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атнаның соңгы көнендә Сарман районы Илексаз авылы зиратында өмә булды. Авылдан читтә яшәүчеләр дә, район газетасыннан укып белдек, дип, өмәгә кайтканнар иде. Барысы 75ләп кеше катнашты. Изге эшкә өлеш кертеп, без үзебезнең бердәмлекне, күмәк көчне күрсәттек. Иншаллаһ, әрвахларның да рухы сөенгәндер, дип хәбәр иттеләр өмәне оештыручылар sarman-rt.ru сайтына.

Шулай ук Янурыс авылы зиратында да көзге өмә узды. Корыган агачлар, куак-кура киселде, куе булып үсеп корыган үләннәр чабып җыеп алынды. Өмәне оештыручылар изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтле.

news_right_1
news_right_2
news_bot