news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Александровкада Советлар Союзы герое тууына 100 ел тулу уңаеннан очрашу үтте

Ахырда геройга багышланган һәйкәлгә һәм аның кабер ташына тәкыялар, тере чәчәкләр салынды.

(Сарман, 29 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы Александровка авылында Советлар Союзы герое Александр Казаковның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы очрашу үтте, дип яза җирле басма.

Чарада район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, Әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, авыл мәктәбе директоры Марат Мортазин катнаштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укучылар концерт номерлары күрсәттеләр. Тарих, җәмгыять белеме һәм сүрәтләү сәнгате фәннәре укытучысы Рәисә Хәлиуллина якташлары Борис Локотковның Казаков турындагы "Солдат турында сүз" китабыннан өзекләр укыды.

Ахырда геройга багышланган һәйкәлгә һәм аның кабер ташына тәкыялар, тере чәчәкләр салынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot