news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман район укучылары каникулларда акча эшли

Торак пунктларны төзекләндерү буенча эшче вазифасына урнаштырылган укучы балалар чәчәклекләрне, газоннарны тәрбиялиләр, су сибәләр.

Сарман район укучылары каникулларда акча эшли
Сарман

(Сарман, 5 июль, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман районының мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бүгенге көндә йөздән артык бала җәйге каникуллар чорына эшкә урнаштырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

111 бала Җәлил бистәсендә “Благоустройство” җәмгыятендә, берсе технологик транспорт идарәсендә эшли. Торак пунктларны төзекләндерү буенча эшче вазифасына урнаштырылган укучы балалар чәчәклекләрне, газоннарны тәрбиялиләр, су сибәләр, башка эшләрдә катнашалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot