Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман район башлыгы алдынгы чөгендер алучыларны бүләкләде
Ун көндә 137 гектарда эш башкарган хзмәткәрләр беренче урынны алган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Сарман, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Кичә Сарман райоыннда икенче ункөнлек нәтиҗәләре буенча шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторларны бүләкләделәр, дип яза район газетасы.
Бу чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов катнашты.
“Сарман” агрофирмасының ун көндә 137 гектарда эш башкарган Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин экипажы беренче урынга лаек булды.
Икенче урында – шушы ук агрофирмадан Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗев, алар 132 гектардан чөгендер алганнар. Өченче урын өчен, 125 гектар күрсәткече белән, “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев бүләкләнде. Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановта. Ул 13806 тонна чимал төяп җибәргән. Икенче урында – 13622 тонна чөгендер төягән “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Дамир Моратов, өченчедә –, 8271 тонна күрсәткече белән, ”Нөркәй”дән Илфат Йосыпов.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз