news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районының Күтәмәле авылы мәчетенең янкорылмасында никах мәҗлесе үткәрергә була

Сарман районының Күтәмәле авылы мәчетенең янкорылмасында никах мәҗлесе үткәрергә була
"Сарман"

Сарман районының Күтәмәле авылында «Җәмигъ» мәчетенең янкормасын ачу мәҗлесе узды. Ул авыл халкы тәкъдиме, хөрмәтле авылдашлары Миргазыян Зәки улы Таҗиевның ярдәме белән төзелде.

Төзелеш эшләрен Ләззәт Әхмәтшин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев башлап йөрде. Авылның имамы Ринат хәзрәт вәгазьләр сөйләде, аннары мәҗлескә килүчеләр мул табын артында сыйланды. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге янкорылма авыл халкына никах, ифтар мәҗлесләре үткәргәндә бик уңайлы булачак. Биредә 50-60 кешегә җитәрлек урын, савыт-саба, ризык әзерләү өчен бөтен уңай шартлар да бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot