news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районының Каташ-Каран авылында балаларны балчык белән эшләргә өйрәттеләр

Сарман районының Каташ-Каран авылында балаларны балчык белән эшләргә өйрәттеләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Сарман районы Каташ-Каран авылы мәдәният йортында «Балчыклы хыяллар» дип исемләнгән мастер-класс узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу иҗади очрашу татар мәдәниятен популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән «Ура, авылга!» проекты кысаларында оештырылды. Балчык белән эшләү катнашучыларга үз сәләтләрен ачарга гына түгел, ә халкыбызның борынгы һөнәрләре белән танышырга да мөмкинлек бирде. Әлеге проект «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot