news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районының Җәлил гимназиясе 20 еллыгын билгеләп үтте

Сарман районының иң яхшы белем бирү учакларының берсе булган Җәлил гимназиясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы хәбәр итте.

Яшь буынга милли тәрбия бирүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда, укучыларга татар телен тирәнтен өйрәтүдә уку йорты коллективының өлеше бик зур. Шулай ук, гимназия җитәкчелеге дә «Ак калфак» оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Үткәрелгән барлык чараларда мәктәп укучылары иң активлардан, диелә хәбәрдә.

Гимназия директоры Гөлнара Булатова район, бистә, НГДУ һәм башка оешма җитәкчеләренең котлауларын кабул итеп, барлык бәйрәмгә килүчеләргә, ветеран укытучыларга, коллегаларына зур рәхмәт сүзләрен әйтте, истәлекләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100