news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районыннан Илдус Маликовның исеме Гиннеслар китабына кертелгән

2008 елдан башлап, ел саен 24 ноябрьдә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан Морж көне билгеләп үтелә. «Сарман» сайты чыгышы белән Сарман районыннан булган исеме Гиннеслар китабына кертелгән «Морж» Илдус Маликов турында язды.

Шул рәвешле табигатьне яклаучылар җәмәгатьчелекнең игътибарын имезүчеләр белән бәйле проблемаларга җәлеп итәләр.

Бу бәйрәмне башкача да билгеләп үтәргә мөмкин. Морж көнендә чыныгу сөючеләр салкын суда коену сезонын ачалар, сулыкларда массакүләм йөзү ярышлары, төрле ярышлар оештыралар. Россиянең күп шәһәрләрендә кышкы йөзү клублары эшли. Салкын су яратучыларны, ягъни бозлы суда йөзү белән шөгыльләнүче кешеләрне «моржлар» дип атыйлар. Шулай итеп, Морж көне – сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм организмны салкын су белән чыныктыручы барлык кешеләр өчен тантана ул.

Исеме Гиннеслар китабына кертелгән рекордсмен Илдус Маликов – чыгышы белән Сарман районыннан. Уникаль шәхес белән танышуыбыз очраклы булды.

Карап торышка бик гади күренгән абзыйның тормыш юлы гыйбрәтле, башкаларны да гаҗәпкә салырлык тарихи вакыйгаларга гаять бай. «Морж», «тимер кеше» дәрәҗәләренә ирешкән. Дөньяда барлыгы өч «железный» кеше булып, шуның берсе Маликов Илдус Мирза улы икән. Ул салкын суда елга кичеп чыккан, биш тапкыр рекорд куйган, исеме Гиннеслар китабына кертелгән. Халыкара класслы атказанган халык спорты мастеры.

- Мин актив яшәү рәвеше алып барам, спорт белән шөгыльләнәм. Бик күп марафоннарда, триатлоннарда катнашып, җиңүләр яуларга туры килде. Әлһәмдүллиләһ. Рекордларның иң беренчесе 2000 елда Барнаулда узган биш тәүлеклек марафонда булды. 1 градуслы туңар-туңмас суда, һәркөнне тугызар мәртәбә суга кереп, 3 километр йөздем. Суда барлыгы 3 сәгать 52 минут булдым. Ә икенче рекордны 2001 елны Казанда март аенда, судан чыкмый, 1 сәгать йөзеп яуладым. Аңа кадәр Гиннеслар китабына теркәлгән рекорд 38 минут булган. Өченче мәртәбәсендә исә тирәнлеге 600 метрлы Байкал күлендә сентябрь аенда төнлә 60 минуттан артык йөздем. Сакта торучы корабтан: «Әйдә, булды, чык, рекорд куйдың», - дип, «спасатель»ләр чакыра башлагач кына, туктадым. Россиянең 17 төбәгеннән 47 йөзүче катнашты анда. 2008 елның февраль аенда Кытай дәүләте Харбин шәһәрендә үткән «Азия халыкларының VI кышкы уеннары»нда 300 метрлы дистанциядә җиңү яуладым. 2009 елны шунда ук 35 градус салкында Сунгари елгасында 500 метр дистанциягә йөздем. Йөзәр алдыннан шортыдан гына 1,5 километр кошевкага утыртып йөрттеләр. Аннан 5 километр карлы юлдан йөгердек. Бу триатлон иде.

Дүртенче тапкыр Анапада 12-14 градус салкында оештырылган ярышларда, судан чыкмыйча, 100 минут йөзеп, рекорд куйдым. 2002 елда Поляр Кругының аръягында үткән дөньякүләм ярышлар азагында Татарстан командасы белән Сабантуй күренешләре оештырдык. Рәхмәт йөзеннән, мэр, оештыручылар, тәбрикләп, үзләренә чакырып, кунак иттеләр.

Шулай ук Селенга, Ангара елгаларындагы ярышларда, гомумән санаганда, 1 сәгатьтән артык салкын суда йөздем.

2019 елның март аенда Мамадыш районы Соколка авылы янындагы күлдә 50 метр озынлыкта, 3 метр тирәнлектә боз тишеп йөздек. Шунда бишенче тапкыр дөнья чемпионы калдым. 10 километр йөздем, суда барлыгы 8 сәгать тордым. Бу ярыш Россия күләмендә оештырылып, анда Татарстаннан тыш Мәскәү, Барнаул, Калининград, Пермь, Иркутск шәһәрләреннән дә спортчылар катнаштылар. Краснодар, Приморье өлкәләреннән дә бар иде, - диде ул.

«Тимер кеше» хакында тулырак «Сарман» газетасының 2025 елның 21 ноябрь санында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot