news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында урып-җыюның чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде

Сарман районында урып-җыюның чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде
Фотоларны Альбина Сабирова тәкъдим итте

Бүген Сарман районында урып-җыюның чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов чираттагы биш көн нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган кыр батырларына акчалата бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Сарман» матбугат үзәге хәбәр итә.

Ивановка басуында көзге бодай суктыручы егетләр, бункерларына ашлык төягән комбайннар, бер-бер артлы килеп, көтеп торган машиналар арбасына көзге муллыкны бушаткач, үзләрен хөрмәтләргә килгән җитәкчеләр янына ашыкты.

Алты метр ургычлы комбайнда эшләүче Айнур Әхәтовка беренче урын алганы өчен акчалата бүләк тапшырдылар. Илдар Харисов белән Ленар Якупов икенче-өченче урыннарны бүлеште. «Сарман» агрофирмасының алдынгы механизаторы – ел да урып-җыю чорында макталучы Ринат Сәгъдәтов беренче төркемдә икенче урынга лаек булды. «Егетләр, афәрин, булдырасыз. Һәр бөртек кадерле булган чор, алга таба да сынатмагыз», – диде Җәүдәт Салихов.

news_right_1
news_right_2
news_bot