Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районында «Күрше-Фест» фестиваленең кышкы сезоны үтә
Узган җәйдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикабызда беренче тапкыр «Күрше-Фест» дип исемләнгән фестиваль оештырылды. Аның кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалларында күңел ачу чаралары үткәрелде. Аларда Сарман районы да актив катнашты, дип яза «Сарман» газетасы.
Иң элек районнар фестивальдә катнашырга гаризалар җибәрделәр. Район мәдәният йортының «Кышкы драйв» дип исемләнгән проекты җиңүчеләр исемлегенә керде.
– «Күрше-Фест» фестиваленең кышкы сезоны – «Татарстанда кыш» дип исемләнгән проектның бер өлеше, анда катнашырга булдык. Проект кысаларында 3 гыйнварда – Ленин урамындагы күпкатлы йорт территориясендә, 7 гыйнварда, Раштуа бәйрәме уңаеннан, район Үзәк ял паркында күңелле чаралар үткәрдек, ди оештыручылар.
Халыкка бик ошый. «Шундый матур оештырдыгыз, рәхмәт, районда мондый чаралар тагын да күбрәк булсын иде», диючеләр бик күп. Үткәрү серләре белән кызыксыналар, – диде проект җитәкчесе – район мәдәният йортының өлкән методисты Айгөл Миңнехуҗина.
Проектны тормышка ашыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре Булат һәм Алмаз Галиевлар, Чулпан Шакирова, Анжела Мәхмүтова да күп көч куялар. Чараларны оештыруда һәм үткәрүдә волонтерлар да катнашалар. Ә төрле призлар уйнату идеясен Булат тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз