Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районында күп фатирлы йортлар ремонтлана
Быел Сарман районында «Күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча республика программасы» нигезендә 12 күп фатирлы йортка капиталь төзекләндерү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә аларның барысында да эш бара. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.
84 миллион сумның 6 миллионы район үзәгендә урнашкан Куйбышев урамындагы 78 нче йорт өчен каралган. Шушы көннәрдә әлеге йортка барып, төзекләндерү эшләре белән үзебез дә танышып кайттык. Әлбәттә, иң беренче булып күзгә ташланган әйбер – йортның стеналары. Без барганда, аның алгы ягы тышланган иде инде. Әле тышланырга өлгермәгән өлеше белән чагыштырганда аерма – җир белән күк арасы кебек. Ак, соры һәм яшькелт тыныч төсләр белән аралаштырып эшләнгән стена күзләрне иркәли.
«Дивар башта минераль мамык плитә белән төрелә. Ул – минераль мамык һәм синтетик тоташтыручыдан торган җылылык үткәрмәүче материал. Соңыннан аның өстеннән декоратив штукатур ясала һәм буяла», – диде төзүчеләр.
Күп фатирлы йортларның стеналары узган елларда да шушы алым белән төзекләндерелгән иде.
«Йортыбызга ремонт керүгә чиксез шатбыз. Монда күчкәнебезгә – 36 ел. Моңа кадәр ремонт кергәнен хәтерләмим. Хәзерге көндә йортыбызны бик яхшылап ремонтлыйлар, стеналарны матурлыйлар, түбәне алыштыралар. Яңгыр яуса, аннан нык кына су үтә иде. Мин үзем икенче катта яшим, миңа үтми иде, ә менә өченче катта яшәүчеләр зарлана иделәр. Су стена буйлап та агып төшә иде. Аны җебетеп, өй ишелә башламаса ярый инде, дип куркып тора идек. Почмакка су агып төшә торган торба да куйсалар, бик шәп булыр иде. Әле канализация торбаларын да алыштырачаклар дип беләбез, подъездларны да ремонтларлар дип өметләнәбез. Без бу йортта күбебез – өлкәннәр. Ремонт безнең өчен бик тә кирәк иде», – дип сөйләде шушы йортта яшәүче Гөлия Фатыйхова.
Электр хуҗалыгын алыштыру инде төгәлләнгән. Подъездда яңа электрүткәргечләр сузылган, щитлар урнаштырылган.
Бүгенге көндә Җәлил поселогының Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында 23, 25, 27, Әхмәдиев урамында 18, Кол Шәриф урамында 10, Урман урамында 13, Сарманның Гаяз Исхакый урамында 3, Совет урамында 13, 15, Гаяз Исхакый урамында 24, Ленин урамында 52 А йортларында да капиталь төзекләндерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз