news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районында картинг ярышларының җиңүчеләре билгеле булды

Кичә Мор күле буенда район башлыгы Кубогына ТР Көньяк-көнчыгышының картинг буенча кышкы ачык ярышлары оештырылды. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Анда Татарстанның Азнакай, Саба, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә hәм Башкортстанның Октябрьский шәhәреннән, Пермь өлкәсеннән, Яр Чаллыдан 10 картингчылар командалары, шул исәптән 140ка якын спортчы катнашты.

Сарман районы данын яклаучы спортчыларыбыз да шактый иде. Нәтиҗәдә безнең «Ялкын» командасы җиңү яулады. Шәхси зачетта «Кадет» төркемендә Роберт Илhаметдинов - 3, «Национальный Юниор» классында Әмир Солтанов - 3, ә Ислам Вагыйзов 1 урынны алдылар. Гүзәл Хамидуллина «Хонда Б» классында җиңүче калды. «Национальный А» төркемендә Руслан Харрасов өченче булды. Данил Дәүләтов «Хонда А» классында җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot