news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлеген билгеләп үтте

Сарман районында Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлеген билгеләп үтте
Фото: https://sarman-rt.ru

Сарман районы Илексаз авылы аксакалы - районның Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗанов бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев та сугыш ветеранына бүләккә сертификат җибәргән.

Шәрипҗан абыйны райондашы - көрәштәш дусты hәм яшьтәшенең улы Әшрафулла Зарипов та тәбрикләде. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфановтан, авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Закировадан, җирлек hәм район Советы депутаты Габбәс Ризатдиновтан да җылы тәбрик сүзләре кабул иткән йөзьяшәр юбиляр.

Балалары, онык-оныкчыклары да Шәрипҗан абыйга кадер-хөрмәт күрсәтте, сихәтлек, әле тагын озак яшәвен теләде.

«Яшь армия» хәрәкәте активистлары Бөек Ватан сугышы ветеранына әйтәсе килгән сүзләрен шигырь юлларына салганнар иде.

«Эшләгез! Яшәүнең ноктасы - эш», - диде Шәрипҗан абый, теләкләргә җавап итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100