news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сарман районы Язекәүдә иң оста балыкчылар ярышты

Сарман районы Язекәүдә иң оста балыкчылар ярышты
Фото: https://sarman-rt.ru/

Сарман районы Язекәү буасында кышкы балык тоту буенча ярышлар оештырылды. Анда 24 кеше катнашты. Бу хакта «Сарман» яза.

Аларга ике сәгать вакыт бирелде. Шуннан соң ярышларга нәтиҗә ясалды. Ир-атлар арасында гомуми авырлык белән алганда иң күп балык тотучы — Ләке авылыннан Виктор Романов, хатын-кызлар арасында Чаллыдан килгән Гөлшат Минһаҗева булдылар. Аның кызы Зәринә ярышларның иң яшь катнашучы булып танылды.

«Иң өлкән» балыкчы исеменә Сарманнан Рәйхан Ибраһимов лаек булды. Күтәмәле авылыннан Раян Әхмәтбаев чираттагы ел рәттән иң кечкенә балыкны тотты. Иң зур балык тоту бәхетенә Сарманнан Эльвар Маликов иреште.

Җиңүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев бүләкләде.

Ахырдан барысы тәмле пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйланды.

Фото: © https://sarman-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot