Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сарман районы Татарстанда уза торган автобус марафонында катнашачак
27 февральдә Сарман районы халкы Татарстанда уза торган автобус марафонында катнашачак. Очрашу Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда узачак.
Чараның спикерлары – ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Геннадий Глушков, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. Чарада район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.
Социаль-икътисади үсеш рейтингында Сарман районы 14 нче урында тора. 2023 елда 8 мең кв.метрга якын торак файдалануга тапшырылган, район хастаханәсе территориясендә 24 фатирлы торак йорт төзелгән 12 фатир медицина хезмәткәрләренә бирелгән. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Куҗак һәм Сөлек авылларында фельдшер-акушерлык пункты төзелде, өчесенә ремонт ясалды. 60 млн сумлык яңа югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән компьютер томографы сатып алынган.
12 социаль объектта капиталь ремонт үткәрелде — бу «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Картлар һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йорты, Югары Чыршылы, Мостафа, Чураш ФАПлары, Әлмәт мәктәбе, Кәүҗияк һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләренең азык-төлек блогы, Сарысаз-Тәкерман авыл клубы, күпфункцияле үзәкләр Җәлил һәм Сарман, Җәлилдә гражданнар оборонасы склады.
11 күп фатирлы йорт ремонтланган, шуларның 8е — Җәлил бистәсендә, 3е — Сарманда. Быел 14 йортта ремонт планлаштырылган. Газлаштыру программасы буенча 15,4 км газ үткәргеч линияләр салынган, 139 йорт хуҗалыгы тоташтырылган. «Чиста су» программасы буенча Сарман, Шәрләрәмә, Кормаш авылларында су белән тәэмин итү челтәре барлыкка килде.
«Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Сарманда Сабантуй майданы төзекләндерелде. 19,9 млн сумга мәйданчыклар төзелә, юллар брусчатка белән каплана, яктырту терәкләре, кечкенә архитектура формалары урнаштырыла, балалар уен зонасы барлыкка килә, территория яшелләндерелә. Җәлил бистәсендә «ТАССРның 100 еллыгы» скверын төзү эшләре дәвам итә.
Районның социаль-икътисади үсешенә нефтьчеләр зур өлеш кертә. Нефть чыгару комплексы тулаем территориаль продуктның 73,3 процентын тәшкил итә. Тулаем эчке продуктның 74,7 процентын сәнәгать тәшкил итә, шуларның 73,3 проценты – нефть чыгару тармагы. Быел «Җәлилнефть» НГДУга 65 ел тула.
Илкүләм проектлар 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз