Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районы Минзәләбаш авылы тарихына багышланган китап чыкты
Сарман районы Минзәләбаш авылы тарихына багышланган зур күләмле китап дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иске Минзәләбаш авылы – олы тарихлы авыл. Бүгенге авылның нәсел дәвамчылары 1744 елларда рәсми указ нигезендә хәзерге Кукмара районына караган Мәмәшир, Купка, Тарлау, Олы Сәрдек, Кукмара авылларыннан күченеп килгән. Тарихи эзләнүләр, документлар барлау, хуҗалык саен йөреп фото-истәлекләрне җыю 6 елга якын вакытны алган.
«Без язмасак, кем язар?..» исеме астында авылдашларга, кунаклар катнашында китап тәкъдим итү бәйрәме үтте. «Узган ел авылның 100 еллык бәйрәмен зурлап үткәргән идек. Бәйрәм өстенә шатлык булып тарихи китап та авыл халкына бүләк ителде», – ди авыл халкы.
Китап чыгаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә, фото-материаллар туплауда ярдәм итүчеләргә авыл халкы ихлас рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз