Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сарман районы курайчылары республика бәйгесе лауреатлары булды
Әлмәт музыка көллиятендә үткәрелгән Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар Ачык Республика бәйгесенә төрле халык уен коралларында уйнаучылар, ансамбльләр җыелдылар. Конкурста Сарман районының яшь талантлары да чыгыш ясадылар. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.
Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең «Мирас» курайчылар ансамбле 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгегә кызларны җитәкчеләре Резедә Хаҗиева, концертмейстер Ленар Нургалиев әзерләде.
Без яшь курайчыларны тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз